Татарстан Республикасында ачык мәйданчыкларда массакүләм чаралар үткәрү рөхсәт ителә

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 31 июлендәге 639 номерлы карары нигезендә 2020 елның 3 августыннан башлап, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсенә алдан ук, чараны уздырыр алдыннан кимендә җиде көн алдан язмача хәбәр итү шарты белән, бер үк вакытта иң күбе 50 кеше катнашында ачык мәйданчыкларда ял итү, күңел ачу, тамаша кылу, күргәзмә, агарту, реклама һәм башка төрле чараларны оештыру һәм уздыру рөхсәт ителә.

Моннан тыш, 2020 елның 3 августыннан башлап, иң күбе 50 кеше катнашында кинотеатрлар (кинозаллар), төнге клублар, балалар өчен уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре эше рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International