COVID-19 таралуга бәйле рәвештә кунакханәләрдә алынган броньны гамәлдән чыгару үзенчәлекләре һәм кичектерү вакытлары билгеләнгән

2020 елның 24 июле, җомга

Коронавирус аркасында Россия кунакханәләрендә алынган броньнары гамәлдән чыгарылган туристлар акчасын кире кайтара яки кунакханәгә урнашу көнен соңрак вакытка күчерә алачак. Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин бу хактагы карарга кул куйган.

Кунакханәгә урнашу өчен өлешчә яки тулысынча түләп куйган туристлар турында сүз бара. Кунакханәгә урнашу өчен яңа дата алдан бронь ясап куйган көннән башланган 18 ай эчендә исәпләнәчәк. Шул ук вакытта хезмәт 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча күрсәтелергә тиеш. Сәфәрне күчерүнең төгәл вакытлары яклар килешүе буенча билгеләнәчәк.

Яңа даталарга номер бәясе артса, өстәмә рәвештә берни дә түләргә туры килмәячәк. Әгәр турист бронь өчен тулысынча түләмәгән булса, калган өлеше өчен турның беренчел бәясеннән чыгып түләячәк.

Турист бронь көнен күчерүдән баш тартырга хокуклы. Ул чакта отель аңа акчаны 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча кайтарырга тиеш. Инвалидлар, эшсезләр, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, шулай ук ике айдан артыграк вакыт эчендә хасталык ялында булган кешеләр өчен махсус шартлар бар. Аларның акчасы гариза бирелгәннән соң 90 көн эчендә кире кайтарылачак.

Карарда каралганча, урнаштыру даталарын күчерүдән баш тарткан очракта, акчаны кире кайтару көненә кадәр, гариза бирелгән көннән башлап файдаланылмаган броньның һәр календарь көне өчен кунакханәләр процентлар (Үзәк Банк билгеләгән төп ставканың 1/365 күләмендә) түләргә тиеш.

Мәгълүмат Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәсми сайтыннан алынды – http://government.ru/.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 20 июлендәге 1078 номерлы карары тексты белән «Файдалы мәгълүмат» – «Туристларга һәм туристлык базарында катнашучыларга ярдәм» бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International