Коронавирус аркасында турлары юкка чыккан туристлар акчаларын кире кайтара яки сәфәрләрен 2021 елның 31 декабренә кадәр күчерә ала. Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин бу хакта карар имзалаган.
2020 елның 31 мартыннан да соңга калмыйча Россия яки чит ил сәфәрләренә өлешчә яки тулысынча түләгән гражданнар турында сүз бара. Хәзер мондый туристларга тиңдәш тур: ташу буенча шундый ук хезмәтләр, маршрут, кунакханәгә урнаштыру һәм аның категориясе, туклану тәкъдим ителәчәк. Сәфәрне күчерү вакыты яклар килешүе буенча билгеләнәчәк. Шул ук вакытта хезмәт 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча күрсәтелергә тиеш.
Яңа даталарга тур бәясе артып китсә, өстәмә берни дә түләргә туры килмәячәк. Әгәр турист тур өчен тулысынча түләмәгән булса, калган өлеше өчен турның беренчел бәясеннән чыгып түләячәк.
Карар гамәлгә кергән вакыттан башлап 60 календарь көне эчендә тур операторы тур агентына (яки турыдан-туры туристның үзенә) сәфәрне кичектерү мөмкинлеге турында белдерү юлларга тиеш. Хәбәрне алганнан соң тур агенты аны бер эш көне эчендә туристка җибәрергә тиеш.
Мондый документны алган турист сәфәрне кичектерүдән баш тартырга хокуклы. Ул вакытта тур операторы 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча аңа акчасын кайтарып бирергә тиеш.
Әгәр 60 көн дәвамында тур операторы хәбәр җибәрмәгән булса, аңа 2020 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча туристка акчаны кире кайтарырга туры киләчәк.
Инвалидлар, эшсезләр, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, шулай ук ике айдан артыграк вакыт эчендә хасталык ялында булган кешеләр өчен махсус шартлар бар. Аларның акчасы гариза бирелгәннән соң 90 көн эчендә кире кайтарылачак.
Шулай ук, карарда каралганча, акчаны кире кайтарган вакытта тур операторы, акчаны кайтару көненә кадәр, килешүне өзү турында гариза бирелгән вакыттан башлап, файдаланылмаган тур суммасы өчен һәр календарь көне буенча процентлар да (Үзәк Банк билгеләгән төп ставканың 1/365 күләмендә) түләргә тиеш була.
Мәгълүмат Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәсми сайтыннан алынды – http://government.ru/.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 20 июлендәге 1073 номерлы карары тексты белән «Файдалы мәгълүмат» – «Туристларга һәм туристлык базарында катнашучыларга ярдәм» бүлегендә танышырга мөмкин.