Россия Федерациясе Хөкүмәте диңгез һәм елга круизларын гамәлгә ашыручы Россия судно йөртү компанияләренә әлеге суднолар йөртү компанияләре тарафыннан Россия лизинг компанияләре белән төзелгән килешүләр буенча аларның чыгымнарын компенсацияләү максатында 2020 елда федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслаган (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 10 июлендәге 1793-р номерлы күрсәтмәсе, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Диңгез һәм елга круизларын гамәлгә ашыручы Россия судно йөртү компанияләренә әлеге суднолар йөртү компанияләре тарафыннан Россия лизинг компанияләре белән төзелгән килешүләр буенча аларның чыгымнарын компенсацияләү максатында 2020 елда федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында» 2020 елның 10 июлендәге 1013 номерлы карары).
Әлеге максатларга Россия Федерациясе Хөкүмәте 320 млн. сум акча бүлеп биргән.
Шартлары:
оешманың төп ОКВЭД саны йә 50.10, йә 50.30, йә 79.1 булырга тиеш; судно Дәүләт суднолары реестрында / Россия халыкара суднолары реестрында теркәлгән булырга; лизинг түләүләре лизинг килешүе буенча башкарылырга; алынган субсидия оешма тарафыннан лизинг килешүе буенча чыгымнарны компенсацияләүгә күчерелгән булырга тиеш; оешманың салымнар, җыемнар, төрле штрафлар түләү буенча бурычлары юк; оешманың федераль бюджетка субсидияләр кайтару буенча түләү вакыты узган бурычлары юк; оешма үзгәртеп корылу, бетерелү процессында тормый, аңа карата банкротлык процедурасы кертелмәгән; оешма чит ил юридик заты булып тормый, шулай ук устав капиталында офшор зоналарында теркәлгән чит ил юридик затларының катнашу өлеше җыеп исәпләгәндә 50 проценттан артып китә торган Россия юридик заты булып тормаска тиеш.
Финанс ярдәме алу өчен гаризаларны Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгына 15 августка кадәр тапшырырга кирәк. Түләү 11 марттан 31 декабрьгә кадәрге лизинг түләүләренең бөтен суммасына бер тапкыр бирелә.
Карар тексты, кирәкле документлар исемлеге һәм субсидия суммасын исәпләү формуласы белән «Файдалы мәгълүмат» – «Туристларга һәм туристлык базарында катнашучыларга ярдәм» бүлегендә танышырга мөмкин.