Татарстан Республикасында яшәүчеләр «Европа-Азия» велосукмакларында катнаша ала

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасында яшәүчеләр Башкортстан Республикасында уза торган «Европа-Азия» велосукмакларында катнаша ала. «Европа-Азия» велосукмаклары – Башкортстан Республикасы халкы һәм килгән кунаклар велосипедларда йөрсен өчен эшләнгән юллар һәм сукмаклар челтәре. Сәяхәт барышында чарада катнашучылар спорт туризмы атмосферасына чумып, Башкортстанның гүзәллеге белән хозурлана алачак. «Европа-Азия» велосукмакларына бәйле сорауларны info@velo102.ru электрон почтасына юлларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International