Казанның тарихи өлешен тикшерү эше тәмамланды

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Туристлык инфраструктурасы объектларын карап чыгу максатында 18нче майдан 20нче майга кадәр Казанның тарихи өлеше тикшерелде. 

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, Казан шәһәренең Туризмны үстерү комитеты, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе, Административ-техник инспекция идарәсе, шулай ук Казан шәһәренең Тышкы төзекләндерү комитеты вәкилләре өч көн дәвамында Казанның тарихи өлешендә булып кайттылар.

Төп туризм маршруты буларак аерым контрольлек зонасына эләккән урамнарда зур булмаган җитешсезлекләр булуы ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәсендә барлык җитешсезлекләрне бетерүнең төгәл сроклары билгеләнгән, билгеләнгән срок тәмамлангач контроль тикшерү үткәреләчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International