ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ял үткәрү өчен мөмкин булган альтернатив урыннарны атады.
«Мин һәркемгә дә Татарстанда ял итәргә киңәш итәм. Казанда яшәүчеләрнең күбесе Чистай, Алабуга, Кама Тамагы, Болгар, Зөя, Яр Чаллыда, республиканың көньяк-көнчыгышында булмагандыр, дип беләм. Бу – искиткеч урыннар, искиткеч шифаханәләр, матур табигать, мәдәният объектлары. Палатка алып, ял көннәрендә Идел, Кама яки Зөя ярларына чыгарга мөмкин», – дип җиткерә «Татар-информ» агентлыгы Иванов сүзләрен.