19 нчы майдан башлап Татарстан музейлары эшли башлый

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Кайбер чикләмәләрне үтәп, Татарстан музейлары үз эшенә керешә. Килгән кунакларга, социаль дистанция нормаларын үтәп, залда бер үк вакытта 10 кешедән артмаган төркемнәргә хезмәт күрсәтеләчәк. Музейларга йөргәндә битлекләр, перчаткалар һәм бахиллар кию мәҗбүри. Экскурсия хезмәте күрсәтү биш кешедән артмаган төркемнәр өчен, алдан язылу нигезендә индивидуаль тәртиптә күздә тотыла. Музей-тыюлык территориясе турында сүз барган очракта, радиогидлардан файдаланып, 10 кешедән артмаган төркемнәргә хезмәт күрсәтү рөхсәт ителә. Җиһазлар санитар эшкәртеп торылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International