Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Яңа коронавирус йогышы таралу нәтиҗәсендә начарланган хәл шартларында иң зур дәрәҗәдә зыян күргән Россия икътисады тармаклары исемлегенә үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 12 нче маендагы 657 номерлы карары нигезендә әлеге исемлеккә үзгәреш кертелеп, «Халык сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре җитештерү» (ОКВЭД – 32.99.8) тармагы өстәлүе турында хәбәр итәбез.
Шул рәвешле, әлеге оешмалар аеруча зыян күргән тармаклар өчен каралган ярдәм чараларыннан файдалана ала.