Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 10 нчы маендагы 374 номерлы карары нигезендә, хәзерге вакытта туристлык бизнесы субъектларының киләсе эш тәртибе гамәлдә:
Республиканың туристлык компанияләре, эш коллективларында коронавирус йогышын профилактикалауга юнәлтелгән барлык санитар нормаларны үтәп, үз эшләрен башлап җибәрә ала, хәзерге вакытта бу карарда каралган Татарстан Республикасы кунакханәләре санитар-эпидемиологик нормаларны саклауга кагылышлы Роспотребнадзор таләпләрен үтәгән кимәлдә планлы режимда эшләргә мөмкин. Отельләрдәге рестораннар ябык, ризык номерларларга китерелергә тиеш. Отельләрдә, шул исәптән отельләрдәге рестораннарда массакүләм чаралар үткәрү тыела. Карарның 6 пункты нигезендә, хезмәт командировкаларында булган затлардан тыш, гражданнар өчен санатор-курорт оешмаларында урын броньлау, кабул итү һәм урнаштыру туктатыла. Әлеге оешмаларга кунаклар өчен үзизоляция шартларын тудырырга һәм алар киткәнчегә кадәр кирәкле санитар-эпидемиологик чараларны үткәрергә кирәк.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә массакүләм, агарту чараларын, шул исәптән ачык һавада да, үткәрү рөхсәт ителми. Исегезгә төшерәбез, санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр Татарстан Республикасы территориясенә килгән гражданнар 14 календарь көн эчендә үзизоляцияләнү тәртибен үтәргә тиеш.