Бүген ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов күмәк урнаштыру чаралары өчен Zoom форматында онлайн-семинар үткәрде. Семинарның темасы – каты көнкүреш калдыклары белән эш итү, шулай ук электр һәм җылылык энергиясенә түләү тәртибе буенча күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләү.
Исегезгә төшерәбез, әлеге чара коронавирус йогышы таралу нәтиҗәсендә аеруча зур зыян күргән туризм өлкәсе өчен оештырылган онлайн-семинарларның икенчесе. Циклның киләсе программалары 8 нче, 12 нче май көннәрендә узачак һәм хезмәт хакы түләү өчен процентсыз кредитлар һәм ташламалы кредитлар бирүгә, кредит каникулларына, коммерция кредитлары буенча банк эчендәге реструктурлаштыру программаларына багышланачак.