Краснодар краена килүчеләрне мәҗбүри изоляцияләү турында

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Краснодар крае администрациясе искәртеп уза: Краснодар крае башлыгының (губернаторының) «Краснодар крае территориясендәге чикләү (карантин) чаралары вакытын озайту турында» 2020 елның 17 нче апрелендәге 235 номерлы карары нигезендә Краснодар крае территориясендә COVID-2019 яңа коронавирус йогышын чикләү максатында күрелә торган чаралар Краснодар крае территориясенә Россия Федерациясенең башка субъектларыннан барлык транспорт төрләре белән килгән затларны алар килеп җитү белән 14 көнгә обсерватор шартларында изоляцияләү һәм алар өчен медицина күзәтүен тәэмин итү юлы белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International