Мари Иле Республикасының Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы, COVID-2019 яңа коронавирус йогышы таралу сәбәпле, Идел буе федераль округы территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатында Мари Иле Республикасына турлар (шул исәптән йөзү, экология маршрутлары, күрсәтмә табигать объектларына сәфәрләр) оештыруның ярамаганлыгы турында искәртә.