WorldSkills Russia 2020 илкүләм чемпионатының финал өлеше онлайн режимда узачак

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Илкүләм чемпионат 7-20 сентябрь көннәрендә, әмма дистанцион һәм онлайн-технологияләрдән файдаланып уздырылачак.

Җиңүчеләрне, компетенцияләрнең һәркайсы буенча ярышлар тәмамланганнан соң, онлайн-марафон форматында этаплап бүләкләячәкләр. Ябылу тантанасында медаль алу нәтиҗәләре игълан ителәчәк һәм үз мәйданчыкларында ярышларны аеруча сыйфатлы уздырган төбәкләр билгеләп үтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International