2020 елның 1 нче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының төп туристлык үзәкләренә туристлар агымының кимүе күзәтелә.
Агымдагы елның беренче өч ае нәтиҗәләре буенча, туристлар агымы түбәндәгечә:
Казан Кремле музей-тыюлыгына – 449 191 кеше (2019 елның 1 нче кварталында – 491 141 турист, 8,5%ка кимегән);
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгына – 43 030 кеше (2019 елның 1 нче кварталында – 51 153 турист, 15,8%ка кимегән);
Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгына – 18 458 кеше (2019 елның 1 нче кварталында – 22 546 турист, 18,1%ка кимегән);
Чистай музей-тыюлыгына – 7 249 кеше (2019 елның 1 нче кварталында – 7 620 турист, 4,8%ка кимегән);
Тәтешкә – 2 703 кеше (2019 елның 1 нче кварталында – 2 800 турист, 3,5%ка кимегән).
Туристлар агымының кимүе музей-тыюлыклар территорияләрен ябу, үзизоляция режимын кертү һәм яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле чикләүләр аркасында туристлар агымының гомуми кимүе белән бәйле.
2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, Зөя утрау-каласына 2020 елның 1 нче кварталында туристлар агымы арткан, бу күренеш гыйнвар аенда яңа ел каникуллары чорында туристлык үзәгенең популяр булуы белән бәйләп аңлатыла.