25 мартта Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Катнашучылар Татарстан Республикасының туризм индустриясенең хәзерге торышы турында фикер алыштылар, Советның 2020 елга эш планын килештерделәр. Шулай ук совет рәисен һәм секретарен яңадан сайлау да аерым сораулар булды. Рәис вазыйфасына бертавыштан «Тревел энд ворк» ҖЧҖ директоры урынбасары Артеменко Оксана Николаевнаны, секретарь вазыйфасына – Юшутина Александра Андреевнаны сайладылар. Шулай ук фикер алышу барышында катнашучылар Visit Tatarstan туристик брендын һәм «ТАССРның 100 еллыгы» вакыйгасын популярлаштыру өчен сувенир продукция конкурсы үткәрергә тәкъдим иттеләр. Конкурсны оештыру белән Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы шөгыльләнәчәк.