Туристлык буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: хәзерге вакытта Россия Федерациясе төбәкләре арасындагы сәяхәтләр тыелмаган һәм туристларга тынычлык сакларга кирәк.
Россиянең башка төбәкләренә түләнгән туристлык юлламасын гамәлдән чыгару теләге булганда, Дәүләт комитеты сәфәр көнен уңайлырак вакытка күчерү мөмкинлеген карарга киңәш итә.
Шулай ук турист туристлык продукты сату турындагы килешүне өзү хокукына да ия. Акчаны кире кайтару чынлыкта тотылган чыгымнар өлешен алып калып гамәлгә ашырыла.