Туристлык буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: хәзерге вакытта Россия Федерациясе төбәкләре арасындагы сәяхәтләр тыелмаган һәм туристларга тынычлык сакларга кирәк. Россиянең башка төбәкләренә түләнгән туристлык юлламасын гамәлдән чыгару теләге булганда, Дәүләт комитеты сәфәр көнен уңайлырак вакытка күчерү мөмкинлеген карарга киңәш итә. Шулай ук турист туристлык продукты сату турындагы килешүне өзү хокукына да ия. Акчаны кире кайтару чынлыкта тотылган чыгымнар өлешен алып калып гамәлгә ашырыла.

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Туристлык буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: хәзерге вакытта Россия Федерациясе төбәкләре арасындагы сәяхәтләр тыелмаган һәм туристларга тынычлык сакларга кирәк.

Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән туристларга хәбәр итәбез: республикага планлаштырылган сәфәр вакыты күчерелгән очракта, Татарстан Республикасы, юллама бәясен үзгәртмичә, барлык туристларны да теләсә кайсы даталарда кабул итәргә әзер! Татарстан Республикасы отельләренең күбесе, бәяне үзгәртмичә, бронь алу датасын күчерергә әзер. Әлеге карар туризм бизнесы вәкилләре белән узган киңәшмәдә кабул ителде.

Башка вәзгыять барлыкка килгәндә, Туристлык буенча дәүләт комитеты белән элемтәгә керүегез сорала.

Барыгызны да Татарстан Республикасында көтеп калабыз, биредә һәрчакта да чын кунакчыллыкның нәрсә икәнен тоярга мөмкин!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International