Туристлык компанияләре игътибарына!

2020 елның 13 марты, җомга

Казан белән Татарстанның «ябылуы» турындагы хәбәрләр таралуга бәйле рәвештә, Туристлык буенча дәүләт комитеты хәбәр итә:

барлык туристик үзәкләре, музейлар, кафе, рестораннар, кунакханәләр, театрлар һәм күңел ачу үзәкләре килгән кунаклар өчен ачык.

Халыкара чаралар соңрак вакытка күчерелде.

15 нче апрельгә кадәр күп кеше катнашында мәдәни-массакүләм чаралар уздыру өлешендә чикләүләр кертелде.

Барлык җәмәгать урыннарында, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә шәхси гигиена чаралары көчәйтелде, килүчеләр һәм персонал өчен кулларны йогышсызландыру һәм индивидуаль гигиена чаралары өстәлде.

Алда – мәктәп каникуллары, май бәйрәмнәре һәм җәйге сезон, һәм без Россия төбәкләреннән бик күп кунаклар көтәбез.

Туристлык тармагындагы барлык предприятиеләр югары дәрәҗәдә кунакчыллык күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International