6 нчы март көнне Самарада «Кунакчыллык остасы» конкурсының төбәк ярымфиналы - «Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасы проекты ачылды. Бәйгене оештыручы – Кунакчыллык индустриясенең гомуммилли берлеге (ОСИГ). Ярымфиналда Россиянең 19 төбәгеннән дистанцион тест этабында иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәткән һәм үзләренең туризм индустриясенә бәйле проектларын тәкъдим иткән 99 конкурсант катнаша. Чара «Лотте Отель Самара» мәйданчыгында уза.
Ярымфинал нәтиҗәләре буенча проект финалында катнашачак иң яхшы конкурсантлар билгеләнәчәк. Февральдә «Кунакчыллык осталары» ярымфиналлары Сочида һәм Тулада узды, 6 нчы һәм 7 нче мартта алар параллель рәвештә Самара һәм Пятигорскта уза, ә март ахырына кадәр сынаулар шулай ук Ялта, Уфа, Салехард, Калининград һәм Иркутскта узачак. Конкурс финалы апрельдә «Россия - мөмкинлекләр иле» форумы кысаларында узачак.