Татарстан «Кунакчыллык остасы» конкурсының төбәк ярымфиналында тәкъдим ителгән проектлар саны буенча – 2 нче урында

2020 елның 6 марты, җомга

Конкурс финалы Мәскәүдә «Россия - мөмкинлекләр иле» форумы мәйданчыгында узачак.

7 нче март көнне Самарада тәмамланган «Кунакчыллык остасы» россиякүләм конкурсының төбәк ярымфиналында ике татарстанлы җиңү яулаган. Җиңүчеләр «Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасы форумы вакытында узачак «осталар көрәше»ндә катнашачак.

Финалга Казаннан Анастасия Савинкова һәм Анастасия Иванова чыккан. Финалга чыгучыларны бүләкләп, Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров «Россия - мөмкинлекләр иле» АКО җитәкчелегенә ярымфинал мәйданын сайлаган өчен рәхмәт белдергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International