21 гыйнварда 15: 00 сәгатьтә Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында (Казан шәһәре, Горький ур., 19) Татарстан Республикасында гастрономия туризмын үстерү перспективалары турында фикер алышу булачак.
Җәмәгать туклануы объектларының барлык вәкилләрен дә фикер алышуга чакырабыз.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан Республикасы икенче ел рәттән National Geographic Traveler Awards премиясенең "Гастрономик туризм" номинациясендә төп бүләген алды.
Anastasia.Sofina@tatar.ru