Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Казанда икенче тапкыр "КышДаКар-фест" кышкы фестивале узачак. Быел "КышДаКар-фест" беренче тапкыр – Бауман урамында Кремль метросы янындагы мәйданда һәм "Казан" гаилә үзәге янындагы үзәк шәһәр чыршысы янында ике популяр шәһәр локациясен биләячәк.
Яңа ел ярминкәләре 25 декабрьдә Бауман урамында һәм 26 декабрьдә "Казан" гаилә үзәге янында ачылачак һәм 2020 елның 7 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Ике мәйданчык та көн саен, 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, "Казан" гаилә үзәге янында һәм, 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Бауман урамында эшләячәк.
Яңа ел ярминкәсендә уникаль товарлар, якыннарга эксклюзив бүләкләр сатып алырга яки глинтвейн һәм татар чәе белән җылынырга, милли һәм халыкара ашларны авыз итәргә мөмкин булачак.
Тулырак мәгълүмат белән Казан шәһәренең Туризм үсеше комитетының Инстаграмдагы @gokazan аккаунтында һәм +7 (843)292-47-21 телефон номеры буенча танышырга мөмкин.