Татарстан башкаласында "Туризм лидеры" республика конкурсына йомгак ясалды

2019 елның 20 декабре, җомга

Татарстан башкаласында "Туризм лидеры" республика конкурсына йомгак ясалды, быел анда туризм индустриясе өчен кадрлар әзерләүче 800дән артык туроператор, ресторан, кунакханәләр һәм югары уку йортлары катнашты. Бүләкләү тантанасы барышында, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, быел Татарстанда аеруча күп туризм вакыйгалары, бәйрәмнәр, фестивальләр узган.

"Бүген биредә зал тулы, без барыбыз бергә зур эш башкарабыз һәм Татарстанның горурланырлыгы булган зур тармак тәкъдим итәбез. Сез эшкә җан, көч һәм интеллект саласыз, сезнең ярдәм белән бу ел бик мул һәм якты булды", – дип билгеләде Иванов Казан Ратушасында чыгыш ясаганда.

Экспертлар фикеренчә, республикада иң яхшы биш йолдызлы кунакханә булып Болгарның KOL GALI RESORT& SPA отеле тора, ә Kazan Palace by Tasigo кунакханәсен "Ел ачышы" дип атаганнар. "Алабугада җәйге кичләр" туры туризм өчен иң яхшы маршрут дип табылган.

Казанның "Приют холостяка" 2019 ел рестораны булган, ә шифаханәләр арасында ТР Югары Ослан районының Пустые Моркваши авылында урнашкан "Газовик" аерылып чыккан.

Быел иң яхшы туроператор дип Казаннан "Персона Грата" танылган, ә балалар туризмында "Спутник Гермес Казань" аерым уңышларга ирешкән.

"Сез барыгыз да – лидер, чөнки туристларның Татарстан һәм Россиядән алган тәэсирләре нәкъ менә сезгә бәйле. Быел конкурска 820 гариза алынды, ә бу бик яхшы күрсәткеч", — дип ассызыклады ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Казан шәһәренең Туризмны үстерү комитеты муниципаль туризм сәясәте уңышлары өчен бүләк алды.

"Туризм лидеры" — конкурсның исеме генә түгел, ә гомумән Татарстан турында дигән сүз, чөнки республика Россиядә әлеге базарның лидерлары арасында", – дип билгеләп үтте Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев.

Тантанада шулай ук иң яхшы экскурсиячеләрне, волонтерларны, сувенирлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары җитештерүчеләрне бүләкләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International