Дәһлидә Татарстанның туристлык потенциалы тәкъдим ителде

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының алга таба мавыктыру бүлеге башлыгы Динара Хисмәтуллина Футбол буенча Европа чемпионатының булачак матчларына багышланган "Россия 2020. Бүләккә евро" дигән роуд-шоу кысаларында Дәһли шәһәрендә (Һиндстан Республикасы) Татарстан Республикасының туристлык потенциалын презентацияләде. Чара Туристлык буенча федераль агентлык (Ростуризм) тарафыннан оештырылган иде.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 17-19 декабрендә Россотрудничество, "УЕФА Евро20" АКО һәм UNWTO Бөтендөнья туризм оешмасы ярдәмендә Россия Федерациясенең Туристлык буенча федераль агентлыгы Кытай, Япония, Һиндстан, Вьетнам һәм Көньяк Корея илләрендә "Россия 2020. Бүләккә ЕВРО" дигән роуд-шоу уздыра. Чараның максаты – Азия-Тын океан төбәге илләрендә Россиянең төп туризм продуктларын тәкъдим итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International