Көньяк Кореяда Татарстанның туристлык потенциалы тәкъдим ителгән

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Ростуризм Көньяк Кореяда "Россия 2020. Бүләккә евро" дигән роуд-шоу күрсәткән.

Туристлык буенча федераль агентлык (Ростуризм) пәнҗешәмбе көнне Көньяк Корея башкаласында "Россия 2020. Бүләккә евро" дигән роуд-шоу күрсәткән. Әлеге чара Санкт-Петербургта узачак Футбол буенча Европа чемпионаты матчаларына, шулай ук Россиядәге төп туристлык юнәлешләренә багышланган иде, дип хәбәр итә вакыйгалар барган урыннан ТАСС корреспонденты.

Шул ук вакытта Көньяк Корея туристлары арасында  Владивосток иң популяры, ел саен бирегә килүчеләр саны икеләтә арта бара икән. Кореялылар аны үз иленә якын Европа шәһәре буларак кабул итә, дип сөйләгән Лешаков.

Россия делегациясе башлыгы, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов роуд-шоуның төп бурычы – "Россиянең безгә яхшы билгеле булган, шулай ук без белеп бетермәгән туристлык мөмкинлекләре турында сөйләү, шулай ук, хезмәттәшлекне тагын да продуктивлырак итү өчен, Көньяк Корея туристлык компанияләре һәм ММЧ белән якыннанрак танышу", – дип билгеләп үтте.

Футбол буенча Европа чемпионаты 2020 елның 12 июненнән 12 июленә кадәр Европаның 12 шәһәрендә узачак. Санкт-Петербургта төркем этабының өч матчы (Россия - Бельгия, Россия - Финляндия һәм Финляндия - Бельгия) һәм чирек финалларның берсе узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International