16 декабрьдә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Футбол буенча Европа чемпионатының булачак матчларына багышланган "Россия 2020. Бүләккә евро" дигән роуд-шоу кысаларында Токиода Татарстан Республикасының туристлык потенциалын презентацияләде. Чара Туристлык буенча федераль агентлык (Ростуризм) тарафыннан оештырылган иде.
"Азия базары – иң динамикалы үсеш алган туризм базарларның берсе, электрон визалар кертү, һичшиксез, бу төбәкләрдән туристлар агымын арттырачак һәм Татарстанның күрсәтерлек әйберләре бар. Евро 2020 җанатарларында чемпионат уздырылган шәһәрләрне генә түгел, ә башка калаларны карау мөмкинлеге һәм теләге булыр дип өметләнәбез. Санкт-Петербург белән Казан арасында уңайлы транспорт логистикасы җанатарларны безнең шәһәргә дә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Шул исәптән "Россиянең өч башкаласы" маршруты кысаларында Россия һәм чит ил туристларына ихтыяҗ зур", – дип билгеләп үтте Сергей Иванов.