Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә туризмны үстерү мәсьәләләре буенча стратегик сессияләр узды

2019 елның 13 декабре, җомга

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә стратегик сессияләр сериясен үткәрә.  Сессияләр республикага килә торган һәм читкә чыга торган туризмны үстерү мәсьәләләренә багышланган.  2019 елда стратегик сессияләрдә беренчеләрдән булып Лаеш, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары катнашты.

Стратссияләр федераль дәрәҗәдәге экспертлар җитәкчелегендә үткәрелә. Бу чаралар муниципаль хакимият вәкилләрен, эшкуарларны, музей учреждениеләре, мәдәният йортлары хезмәткәрләрен, яшь буынның актив вәкилләрен туплады. Стратегик сессияләр барышында районнарда туризм үсешенең төп юнәлешләре билгеләнде, яңа вакыйгалы чара идеяләре тәкъдим ителде, туризм инфраструктурасын һәм сервисларын формалаштыруга стандарт булмаган якын килү алымнары турында әйтелде.

"Районнарга яңа идеяләр һәм проектлар кирәк, шулай ук кунаклар килеп, биредә акчасын калдырып китәчәк чаралар да бик кирәк, дип саныйбыз. Һәм муниципаль районнарда туризмны үстерү өлкәсендә ниләр эшләүен күптән яңа күзлектән карарга вакыт", – диде стратессияләр сериясен ачкан вакытта Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова.

Стратегик сессияләрне 2020 елда да дәвам иттерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International