13 ноябрьдә "Россия – мөмкинлекләр иле" Президент платформасының яңа проекты – "Кунакчыллык осталары" Бөтенроссия һөнәри конкурсы старт алды. Шул ук көнне конкурс сайтында welcomecup.ru проектта катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Заявка кампаниясе 2019 елның 20 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Үз эшен башлап җибәргән профессионаллар, идарәчеләр, туризм һәм чиктәш оешмалар җитәкчеләре, шулай ук кунакчыллык индустриясенең яшь белгечләре һәм студентлар анда катнашу өчен чакырыла.
"Кунакчыллык осталары" конкурсы өч этапта узачак: теркәлү һәм сайлап алу туры, региональ ярымфиналлар һәм финал. Сайлап алу этабы (онлайн-тест) 2020 елның гыйнвар-февралендә узачак.
25 җиңүче Мәскәүнең "Сколково" идарә мәктәбендә махсус белем бирү программасы буенча белем алуга сертификат алачак. 200 финалист алдынгы компанияләрдә һәм оешмаларда стажировка узарга чакыру ала һәм остазларга ия булачак. Ярымфиналга узган барлык катнашучылар да үз проектларын экспертларга тәкъдим итә алачак. Читтән торып тест узган барлык катнашучылар да Россиянең алдынгы консалтинг оешмаларыннан үсеш буенча тәкъдимнәр алачак.
Иң яхшы катнашучылар "Таврида" форумында туризм буенча махсуслаштырылган сменага чакырылачак.