Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында "Дәүләт хезмәткәрләренең коррупциягә каршы үз-үзләрен тотышын формалаштыру" темасына семинар-киңәшмә узды.
Коррупциягә каршы дәүләт сәясәтенең актуаль мәсьәләләре турында доклад белән "В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университеты (ИЭУП)" югары һөнәри белем бирү йортының беренче проректоры, фәнни эш буенча проректоры, җинаять хокукы һәм процессы кафедрасы профессоры, юридик фәннәр докторы, профессор Игорь Измаил улы Бикеев чыгыш ясады.
Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе Александр Валерьевич Лохотской, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Владиславовна Абросимова катнашты.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, Дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе әгъзалары да катнашты.