15 нче ноябрьдә Самарада Вакыйгалы туризм өлкәсендә Russian Event Awards-2019 илкүләм премиясенең финал этабы башлана.
Татарстан Республикасыннан төбәк этабында җиңеп чыккан 13 проект катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, 27-28 октябрьдә Ижауда «Ел маршруты» 2019 VI Бөтенроссия туристлык премиясенең финал өлеше узды. «Иң яхшы маршрут идеясе» дигән номинациядә «Бер юл — биш мәдәният!» проекты Гран-при алган, «Үткәннәргә сәяхәт» ҖЧҖ, Event&Travel Agency, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы, Татарстан Республикасы.