ШЕФ-ПЕШЕКЧЕЛӘР ҺӘМ «РӘСӘЙНЕҢ ГАСТРОНОМИК КАРТАСЫ» ФЕРМЕРЛАРЫ ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ КӨНЕНДӘ 20 МЕҢНӘН АРТЫК ТҮБӘН НОВГОРОД ЯШӘҮЧЕЛӘРЕН СЫЙЛАДЫЛАР

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Идел буе федераль округы башкаласында Түбән Новгород шәһәрендә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү тәмамланды. Тантана кысаларында 3-4 ноябрьдә биредә III «Рәсәй халыклары кухнясы» фестивале узды. Чара Рәсәй Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Туристлык буенча федераль агентлык, Балыкчылык буенча федераль агентлык, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы һәм Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте, шулай ук Түбән Новгород шәһәре Администрациясе ярдәме белән оештырылды.

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында фестивальдә катнашу өчен Түбән Новгородка 30 төбәктән артык – Татарстан Республикасыннан, Владимир һәм Кемерово өлкәләреннән (Кузбасса), Төньяк Осетия – Алания Республикасыннан, Алтай Республикасыннан, Алтай краеннан, Карелия һәм Хакасия Республикаларыннан, Кырым Республикасыннан, Севастополь һәм Краснодар крайларыннан, Удмурт Республикасы һәм Бурятия Республикаларыннан, Мурманск, Мәскәү һәм Тула өлкәләреннән, Чуаш Республикасы – Чуашстанннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һ. б. – шеф-пешекчеләр, рестораторлар, фермерлар, азык-төлек продуктларын җитештерүчеләр һәм урам ашлары проектларына нигез салучылар командалары килде.

Казан кооператив институты (Татарстан Республикасы) аттан казылык, җәен балыгыннан казылык, өчпочмак һәм чәк-чәк тәкъдим итте. Бурятия Республикасының шеф-пешекчесе Гуро Дамшаев җитәкчелегендәге Мобильная буузная иң популяр милли ризыкны – буузларны – тәкъдим итте. Мобиль лавкада һәм Рәсәй төбәкләреннән килгән гастрономия сувенирлары күргәзмәсендә «Городец прәннеге», «Карелия тәм-томнары» (крууга, марюшки, кеж), Беломорск тозы, Таулы Алтай ит деликатеслары, Алтай краеннан органик продукция, Тула өлкәсеннән Белёв җимеш какы һәм Тула прәннәге һ.б. тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International