Бүген, 24 октябрьдә, Казанда «Киләчәк ориентирлары» халыкара туризм форумы эшли башлады. Нетворкинг, халыкара туризм юнәлештәге иң мөһим мәсьәләләр буенча тәҗрибә уртаклашу һәм фикер алышуны күздә тоткан заманча чара Россиядә даими рәвештә уздырыла, һәр ике ел саен туриндустриянең төрле тармакларыннан Россиянең һәм халыкара эре экспертларны җыя.
2019 елда Казан форумында катнашу өчен Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 1000нән артык делегат теркәлгән. Гомумән алганда, спикерлар булып туриндустриядән 33 эре халыкара һәм Россия эксперты чыгыш ясый, алар 6 тематик секциягә бүленәчәк.