Бүген Казанда Horeca by Kazan күргәзмәсе ачылды

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Бүген Kazan Expo яңа мәйданчыгында Horeca by Kazan 2019 күргәзмәсе үз эшен башлады. Күргәзмә 25 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
10 000 кв.м күргәзмә мәйданы, 9 юнәлештәге түләүсез белем бирү программасы, 60 спикер, 230 тәэминатчы, Россия төбәкләреннән һәм башка илләрдән 10 000 кунак һәм 50 делегация.
Horeca by Kazan 2019 күргәзмәсе туристлык базарының барлык вәкилләрен: рестораторлар, отельерлар, идарәчеләр, шеф-пешекчеләр, кондитерлар, бармен, бариста, иң яхшы Россия һәм халыкара экспертларны, HoReCa сегменты белән тәэмин итүчеләрне бер мәйданчыкта берләштерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International