Уңышлы туризм продуктларын оештыруның гамәли кейслары – “Киләчәк ориентирлары” туристлык форумының өченче сессиясе беренче эш көне үзәгендә

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

«Киләчәк ориентирлары» туристлык форумының өченче сессиясендәге беренче эш көне үзәгендә уңышлы туризм продуктларын оештыруның гамәли кейслары темасы торачак, бу форум 2019 елның 23-25 октябрендә Казанда узачак. Россиянең  төрле планлы 7 спикеры туризм продуктларының төрле юнәлешләре турында сөйләячәк.

Нәрсә ул глэмпинг һәм эко-туризмның әлеге юнәлешенең өстенлекләре турында Russia Glamping глэмпинглар челтәре җитәкчесе, Стратегик инициативалар агентлыгының «100 шәһәр лидеры» программасы эксперты Ростислав Вылегжанин сөйләячәк. Россия Тышкы эшләр министрлыгы Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының Халыкара журналистика факультетын тәмамлап, ул «Огонёк» журналының нәшер итүче мөхәррире булып эшли, аннары «Рус Пионеры» журналының интернет-проектлар буенча директоры була, «Мәскәү яңалыклары» («РИА Новости» агентлыгы) редакциясен җитәкли, 2014-2017 елларда WikiVote (бизнес, дәүләт һәм җәмгыять структуралары өчен краудсорсинг проектларын уздыру өлкәсендә хезмәтләр) социо-технологик компаниясенең башкарма директоры вазыйфасында эшли, шуңа күрә тармак үсеше мәсьәләләре буенча эксперт белемнәренә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International