Россиядә туристлык көзенең төп чарасы Казанда 2019 елның 23-25 октябрендә «Корстон» күңел ачу комплексында узачак.
Табигый территорияләрнең инвестиция потенциалын билгеләү методикасы турында екатеринбурглы Леонид Гункевич сөйләячәк. Аның реаль кейсы – Уралдагы «Белая гора» табигый кластеры - Тау заводы цивилизациясенең күңел ачу паркы, аңа 50 километр тау чаңгысы трассасы, Россиядә иң озын зиплайн, глэмпинг, Чусовой елгасы буйлап йөзү керә. Аның командасы елына 1,5 млн туристны җәлеп итә. Кластер нигезенә ике идея салынган. Беренчесе – уңайлы табигать. Икенче идея шунда ки: ял итү һәм яңа тәэсирләр алу өчен ерак китәргә кирәк түгел.
«Сәяхәт атмосферасы» тур операторы компаниясе җитәкчесе Александра Лебедеваның чыгышы «Киләчәк ориентирлары» форумындагы 2 нче сессиянең рәсми программасын тәмамлаячак. Чыгышында ул Псков өлкәсендәге «Тыюлык» турын формалаштыру мисалында тур операторының тыюлыклар белән хезмәттәшлек механизмнары турында сөйләячәк.
Сәнгать белгече һәм туган якны өйрәнүче Александра Лебедева 2017 елда үз төбәгендә туристлар өчен һәртөрле хезмәтләр күрсәтү буенча компаниягә нигез салган, өстәвенә, классик маршрутлардан тыш, һәрвакыт табигать тыюлыкларын һәм тарихи урыннарны бәйләргә омтылган. Александра чыгышында сүз барачак «Тыюлык» маршруты «Россиянең көмеш муенсасы» төбәкара тарихи-мәдәни һәм туристлык проекты кысаларында «Иң яхшы туристлык продукты» номинациясендә беренче урын алды.