Казан дәүләт мәдәният институтында методик совет утырышы узды

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов туризм өлкәсендә кадрлар әзерләүдә ярдәм күрсәтү буенча дәүләт комитетының методик советы утырышын үткәрде.  Утырыш Казан дәүләт мәдәният институтында «Казан дәүләт мәдәният институтына – 50» мәдәният һәм мәгариф буенча халыкара саммитының «Туризм: теория һәм практика» панель дискуссиясе кысаларында узды.

Татарстан Республикасының туризм өлкәсе вәкилләре туристлык эшчәнлеген оештыру һәм аны Россия төбәкләрендә камилләштерү юнәлешләре, дөнья икътисадын глобальләштерү шартларында туризм индустриясе белән идарә итү проблемалары, Россиянең туристлык потенциалын үстерү һәм аны куллану, шулай ук туризм индустриясе өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International