Туриндустрия өлкәсендә Россиянең абруйлы галимнәре һәм дәрәҗәле идарәчеләре «Киләчәк ориентирлары» туристлык форумының беренче сессиясе кысаларында чыгыш ясаячак

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Россиядә туризм көзенең төп чарасы Казанда 2019 елның 23-25 октябрендә «Корстон» КСКК мәйданчыгында узачак.

Территориаль тәңгәллеккә багышланган чараның пленар сессиясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре һәм Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы белгечләре катнашачак. Экспертларның фикер алышу үзәгендә табигать территорияләре үсешенә этәргеч бирә торган факторлар һәм махсус саклана торган тыюлык зоналарына туристларны җәлеп итү. Пленар сессияне «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКО генераль директоры урынбасары Ольга Захарова ачып җибәрәчәк, ә утырышның дүртенче спикеры «Sustainable Travel International» башкарма директоры Палома Запата булачак. Кечкенә тәнәфестән соң диалог секция форматында дәвам итәчәк. Көн үзәгендә – өч күпкырлы тема: «Табигать территорияләрендә туризмны үстерү: дөнья тренднары һәм иң яхшы тәҗрибәләр»,  «Россиянең махсус сакланыла торган табигать территорияләре – ачыклыкка таба юл. Россия Федерациясендә махсус саклана торган табигать территорияләрен үстерүнең яңа моделен формалаштыру» һәм «Туристларга кирәкле экотурларны ничек булдырырга». Сессиянең модераторлары булып культуролог Антон Кальгаев, СИА проектлары директоры Вячеслав Иванов һәм «Свежий ветер» Россия компаниясе директоры Михаил Буторин чыгыш ясаячак.

«Киләчәк ориентирлары» туристлык форумы 2019 елның 23-25 октябрендә Казанда узачак. Форумны Федераль туризм агентлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты оештыра. Форумны оештырырга ярдәм итүчеләр - «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКО һәм Profi.Travel медиахолдингы.  2019 елда  Казанда уза торган Kazan Tourism FORUMның төп темасы – Уңыш факторлары: территориаль тәңгәллек һәм digital-технологияләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International