Интеллектуаль транспорт системалары буенча беренче Үзәк-Көнчыгыш конгрессы Казанда узачак

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

2020 елның 21-24 сентябрендә Казанда – Татарстан Республикасы башкаласында Интеллектуаль транспорт системалары буенча беренче Үзәк-Көнчыгыш конгрессы узачак, аны уздыру хокукын республика гариза бирү кампаниясе нәтиҗәләре буенча отты.

Конгрессны оештыручы – ERTICO ITS Europe ассоциациясе. Конгрессның оештыручылары – Рәсәй Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары.

Бу ERTICO ассоциациясе тарихында Рәсәйдә, БДБ илләрендә, Урта Көнчыгышта, Ауропа һәм Азия илләрендә ИТС үсешенә юнәлдерелгән яңа һәм масштаблы чара. Мондый дәрәҗәдәге һәм мондый әһәмияткә ия тармак вакыйгасы беренче тапкыр Рәсәй Федерациясе территориясендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International