11-12 сентябрьдә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты «Saint Petersburg Travel Hub» күргәзмәсендә республиканың туристик потенциалын тәкъдим итә. Ул Бөтендөнья туристик оешмасының генераль ассамблеясенең (ЮНВТО) 23-нче сессиясе белән бер мәйданчыкта үтә.
Бүген, күргәзмә ачылган көнне, "Visit Tatarstan" стендында Рәсәй Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец һәм Санкт-Петербург губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Беглов булдылар.
Күргәзмә эшендә республика туроператорлары («Казан сәяхәтләр бюросы», «Премьера Тревел», «Гольфстрим») катнаша. Шулай ук стенд кунаклары виртуаль чынбарлыкның 3D-күзлекләрен сынап карый, баллы чәк-чәкне татып карый, Татарстан ләззәтләренең 1001 интерактив китабын карый һәм шулай ук аңа үз вариантларын яза алачаклар.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 9-13 сентябрендә Санкт-Петербургта Бөтендөнья туристлык оешмасы генераль ассамблеясенең (ЮНВТО) 23-нче сессиясе уза – бу дөнья туристик индустриясе өчен зур вакыйга. Туристик өлкә алдында торган глобаль сорауларны хәл итү өчен 158 илдән 1500-нән артык делегат Ассамблея мәйданчыкларында җыелачак. Саммит БМО эгидасы астында һәр ике ел саен үткәрелә һәм дөнья туристик өлкәсендә иң зур вакыйга булып тора.