Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкил каршындагы Совет утырышына әзерлек дәвам итә

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

2019 елның 10 сентябрендә видеоконференция форматында Рәсәй Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет эш төркеменең «Идел буе федераль округы төбәкләрендә эчке һәм читтән керү туристлыгын үстерү» мәсьәләсе буенча икенче утырышы узды.

Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий һәм Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә үткән утырышта Рәсәй икътисадый үсеш министрлыгы, Рәсәй Транспорт министрлыгы, Рәсәй Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Рәсәй Мәгариф министрлыгы, Рәсәй Диңгез һәм елга флоты, иҗтимагый оешмалар, шул исәптән «Рус география җәмгыяте», шулай ук туристлык өлкәсендә күзәтү эшен алып барган башкарма хакимият региональ органнары вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасыннан Алексей Песошин белән берлектә утырышта Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов (эш төркеме әгъзасы), Татарстан Республикасы буенча Рәсәй ФИХИ бүлеге башлыгы урынбасары (эш төркеме әгъзасы) Евгений Пантелеев һәм Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International