Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты кадрлар резервына кертүгә бәйге игълан ителде

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазифаларының «җитәкчеләр» категориясе баш төркеме һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазифаларының «белгечләр» категориясе әйдәүче төркемен алмаштыру өчен туристик продуктны алга этәрү бүлегенә кадрлар резервына кертүгә бәйге игълан ителде.

Бәйгедә катнашу өчен документлар 2019 елның 10 сентябреннән 30 сентябренә кадәр Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының эш көннәрендә кабул ителә (9.00 дән 18.00 гә кадәр).

Бәйгене үткәрү өчен күз алдында тотылган көн – 2019 елның 15-16 октябре. 

Бәйгене үткәрү тәртибе турында өстәмә мәгълүмат алу өчен дәүләт комитетының кадрлар һәм юридик эшләр бүлегенә түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (843) 222-90-29, 222-90-27. Булачак бәйге турында тулырак мәгълүмат Дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган http://tourism.tatarstan.ru/rus/obyavlenie-o-konkurse.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International