Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасының туристлык волонтерлары ассамблеясы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә 15 июньнән 31 августка кадәр дәвам иткән «Кунакчыл Казан» проектын тәмамлады.
Проект кысаларында югары уку йортларының туристлык факультетлары студент-волонтерлары (180 кеше) туристларга һәм шәһәр халкына Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасының төп туристлык үзәкләре турында хәбәр итәләр, шәһәрдә туристларга юл табырга булышалар, шулай ук 5 телдә чыгарылган Казан шәһәре, Бөек Болгар шәһәре, Зөя утрау-шәһәре, Алабуга, Чистай һәм Тәтеш туристлык карталарын тәкъдим итәләр. Барлык волонтерлар да теоретик һәм практик белем алдылар.
Проектны уздыру вакытында Рәсәй Федерациясе шәһәрләреннән генә түгел, Испания, Италия, АКШ, Бельгия, Финляндия, Алжир, Германия, Дания, Ирак, Иран, Латвия, Румыния, Украина, Әрмәнстан, Бөекбритания шәһәрләреннән дә 27 меңнән артык турист мөрәҗәгать иткән.