«Киләчәк ориентирлары» халыкара туристик форумы-туристлыкны киләчәктә үстерү өчен яңа горизонтлар һәм юнәлешләр эзләү

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 24-25 октябрендә  Казанда "Уңыш факторлары: территориаль тәңгәллек һәм digital - технологияләр" темасына «Киләчәк ориентирлары» V Халыкара туристик форумы узачак. Форум һәр 2 ел саен үткәрелә һәм үз мәйданында төп мәсьәләләр буенча туристлык өлкәсендә дөнья һәм Рәсәй экспертларын җыя.  2017 елда чарага Рәсәй Федерациясенең 35 регионыннан 1200 катнашучы һәм 7 чит илдән 26 спикер җыелды. Форум Туристлык буенча федераль агентлык, «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Катнашучыларны теркәү Форумның https://kazantourforum.com рәсми порталында  10 октябрьгә кадәр ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International