22 нче июльдән 24 нче июльгә кадәр Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты Рәсәйнең 35 шәһәреннән 90 туристик компания вәкилләре өчен зур реклама-мәгълүмат туры үткәрә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Самара, Ярославль, Ростов-на-Дону, Екатеринбург, Новосибирск, Төмән, Мурманск, Владивосток һәм башка шәһәрләр өчен.
Проектта Татарстан Республикасының 7 туроператоры катнаша: үз агентларын бу инфо-турга чакырган «Премьера Тревэл», «Бюро путешествий Казань», «Спутник-Гермес», «Итиль-тур», «Туристско-информационный центр г.Казани», «Восточный экспресс» һәм «Вин-вин-тур». Проект партнерлары булып шулай ук Казан шәһәренең 5 отеле катнашты: объектларның инфраструктурасы белән якыннан танышу мөмкинлеген алычу туристик тармак хезмәткәрләре урнашкан «Корстон-Казань», «Биляр Палас Отель», «Релита-Казань», «Ногай», «Волга».