Казан 2019 елның августында индивидуаль туристларда популяр булган ТОП-3 юнәлешләренә керде

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Кунакханәләрне броньлау буенча  Tvil.ru Рәсәй сервисы 2019 елның җәйнең соңгы аенда Рәсәйнең кайсы шәһәрләренә туристларның ешрак җибәреләчәген анализлады һәм ачыклады.

Рәсәйнең барлык шәһәрләре арасында шәхси туристлар ял итү урыны сыйфатында ешрак Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Петрозаводск һәм Ростов-на-Донуны сайлый.

Броньлау сервисы мәгълүматлары буенча, шәхси туристлар Казанга уртача 5 көнгә барачак (шундый ук күрсәткечне Мәскәү дә күрсәтә), ә рейтингның түбәсенә эләккән биш шәһәр арасында Казан шәхси туристларга урнашу чараларында яшәү өчен иң отышлы бәяне бирә (тәүлегенә уртача 2283 сум).

Рейтинг 2019 елның 1 августыннан 31 августына кадәр кунакханәләрдә һәм фатирларда яшәү өчен түләнгән гаризалар (бронь) мәгълүматлары буенча Tvil.ru торакны броньлау сервисы тарафыннан әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International