2019 елның 14-19 июлендә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасында Фуцзянь һәм Чжэцзян (Кытай) провинцияләреннән 10 туроператор һәм 10 журналист өчен реклама-мәгълүмат туры үткәрә

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Турда катнашучылар инде Казан шәһәрендәге туристик объектларында, шул исәптән В.И. Ленин исеме белән бәйле объектларда булдылар.

Программа кысаларында төркем шулай ук Зөя утрау-шәһәрчегендә һәм Бөек Болгарда булачак, анда туроператорларга һәм журналистларга истәлекле урыннар һәм инфраструктура объектлары күрсәтеләчәк.

18 июльдә турда катнашучылар дәүләт комитеты рәисе С.Е. Иванов һәм чит ил туристларын кабул итүдә эшләүче җирле туроператорлар белән очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International