Казан белән Будапешт арасында турыдан-туры авиаочыш бу елның октябрендә ачылачак, бу исә Татарстан белән Венгрия арасында туристик агымның үсешенә һәм икътисадый хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итте Венгриянең Казандагы Генераль консулы Адам Штифтер.
"Бүген озак, авыр эш нәтиҗәсендә Будапешт белән Казан арасында даими туры авиарейс эшләтеп җибәрелүе турында рәсми рәвештә хәбәр итәбез", - диде Штифтер матбугат конференциясендә.