Татарстан Республикасы бюджетыннан эчке һәм читтән керү туристлыгы өлкәсендә оешмаларга субсидияләр бирүгә сайлап алу бәйгесендә җиңүчеләр билгеле булды.

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты эчке һәм читтән керү туристлыгы өлкәсендә оешмаларга республика бюджетыннан субсидияләр бирүгә сайлап алу бәйгесендә җиңүчеләрне билгеләде. Туристик оешмаларга ярдәм итү өчен 2019 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан 6,8 млн сум бүлеп бирелгән.

Быел сайлап алу бәйгесе җиңүчеләре итеп сигез туристик оешма танылды. Мәсәлән, «Парус» ҖЧҖ Казанда һәвәскәрләр арасында халыкара хоккей турнирын оештыруга 895 мең сум субсидия алачак, ә «Тур-Отель» ҖЧҖнә «КышдаКар» кышкы фестивален оештыру чыгымнарын каплаячаклар.

Комиссия карар кабул итүгә проектның үзенә бертөрле булуы, аны эшләү дәрәҗәсе һәм үсеш перспективалары кебек факторлар йогынты ясады. Моннан тыш, катнашучыларга проектның икътисади һәм социаль әһәмиятен һичшиксез нигезләргә кирәк иде, дип сөйләде ТР туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Тагын бер җиңүче – «Трэвэл-эндвок» ҖЧҖ – алынган субсидиягә Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтәргә планлаштыра.

«Мин проектны хуплаганга шатмын. Без Кыш Бабай резиденциясенең ун еллыгын уздырырга һәм Бөек Устюгтан Кыш Бабай һәм Костромадан Кар Кызы катнашында искиткеч тамаша ясарга ниятлибез. Бу өлкәннәр һәм балалар өчен уникаль һәм матур тамаша булачак. Минем уйлавымча, мондый әкияти һәм зур чараларга ярдәм итәргә кирәк», - дип уртаклашты «Трэвэл-эндвок» туркомпаниясе директоры Юлия Таланова.

Акча түләүләрен шулай ук туриндустрия вәкилләре өчен кунакчыллык форумын оештыруга ТР туристлыкны үстерү үзәге һәм Break&travel2 брейкинг буенча III дөнья чемпионатының сайлап алуына «Казань-Интур» ҖЧҖ алачак.

Моннан тыш, Мамадыш районының социаль-икътисади үсеш фонды уздырылган «Sunnyфест» креатив чаналар фестивале өчен, ә «Ноосфера» өстәмә белем бирү шәхси оешмасы «Җиңү канатларында» авиамодель иҗаты фестивален оештырган өчен субсидия алачак.

Шулай ук җиңүчеләр арасында шәхси эшмәкәр Сергей Нәбиуллин да бар, ул Татарстан халкы һәм Рәсәй Федерациясенең башка субъектлары вәкилләре өчен квиз-викторин буенча ачык фестиваль-чемпионат уздырырга ниятләгән. Чараны оештыручылар сүзләренә караганда, Бөтенрәсәй интеллектуаль турниры Казанда сентябрь аенда узачак. 

Быел ТР туристлык буенча дәүләт комитетына бәйгегә барлыгы 27 млн сумнан артык суммага Казаннан һәм республиканың җиде муниципаль районыннан 24 гариза килгән.

Элегрәк Татарстан Республикасы бюджетыннан туристик оешмаларга ярдәм итү өчен акча 2015 елда бүлеп бирелгән иде, ул чакта җиңүче дип җиде туристик оешма танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International