Бүген «Екатеринбург Арена» стадионында (Екатеринбург шәһәре) Футбол буенча FIFA 2018 дөнья чемпионатын оештыручы шәһәрләрдә туристлыкны үстерү чаралары комплексын эшләү һәм раслау буенча ведомствоара эшче төркем утырышы уза.
Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Татарстан Республикасы тарафыннан футбол буенча дөнья чемпионатын оештыручы шәһәрләрдә туристлыкны үстерү чараларын гамәлгә ашыру буенча чаралар комплексы үтәлеше турында» доклады белән чыгыш ясады.
Футбол буенча FIFA-2018 дөнья чемпионатын оештыручы шәһәрләрдә туристлыкны үстерү буенча конференция Екатеринбургта 24-25 июньдә уза. Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Түбән Новгород, Калининград, Волгоград, Ростов өлкәләре, Краснодар крае һәм Татарстан хакимияте органнары вәкилләре Урта Урал туристик потенциалы белән танышалар һәм аерым объектларны масштаблы төбәкара маршрутларга кертү предметына бәялиләр.